Түбән Каманың “Веста” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль ярдәмгә мохтаҗ булган гаилә һәм балалар өчен "Дуслар уены" дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар. Әлеге чарада 37 бала катнашты. Үзәк хезмәткәрләре бу бәйрәмне команда кысаларында үзара күнекмәләрне яхшырту максаты белән үткәрде.
Балалар күмәк уеннарда актив катнашты, табышмакларга җавап бирде.
Һәрбер катнашучы татлы сый белән бүләкләнде. Бәйрәм бик күңелле һәм тату атмосферада узды.