Балтач үзәге карамагындагы балалар сәяхәттә булып кайтты

2015 елның 2 июне, сишәмбе

Халыкара балаларны яклау көне кысаларында Балтачның «Наз» үзәге белгечләре 14 купбалалы гаилә балаларын Казанга алып барып кайтты. Яшь сәяхәтчеләр теплоходка утырып Идел буйлап  йөзделәр, төрле уеннар уйнадылар, буләкләр алдылар.

Шулай ук үзәк карамагындагы балалар «Колобок» кафесында,  Казан зоопаркынды да булып кайтты.

Кургем авылында яшәүче инвалид бала Константин Петровка үзенә яраклы уңайлы инвалид коляскасы бирелде.

Балтач районы балаларына күңелле бәйрәм оештырырга ярдәм итүләре өчен «Наз» Региональ хәйрия фондына, ООО «МДСУ -1», ООО «Водстрой», Балтач районы белем биру бүлеге җитәкчеләренә олы рәхмәт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International