Бүген Питрәчнең “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрелде.
Аны үзәк тәрбиячесе һәм социаль педагогы оештырды. Рәсемнәрне мәктәпкәчә балалар ясадылар. Балалар конкурсларда актив булдылар, белгечләрне үзләренең рәсемнәре белән шатландырдылар.