Бүген “Наркотикларсыз тормыш” республика айлыгы кысаларында Тукай районының "Шафкатъ" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Балачак тукталышы” дигән чара булып узды. Монда социаль ярдәмгә мохтаҗ булган 45 бала чакырылган.
Бәйрәм барышында балигъ булмаганнар күңелле ярышларда катнашканнар, табышмаклар чишкәннәр, җырлар җырлаганнар.
Чара ахырында "Шафкатъ" үзәге белгечләре балаларга буклетлар һәм призлар өләште. Әлеге бүләкләрне районның Татарстан поселыгы эшмәкәрләре алып килгән.