Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Идел буенча сәяхәт кылдылар

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Бүген Казанның "Здравушка" физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен “Борис Полевой” теплоходында кызыклы сәяхәт үткәрелде.

Балалар өчен күңел ачу программасы оештырылган иде. Барлык балалар да уеннарда һәм конкурсларда актив катнашты.

Катнашучылар да сәфәрдән канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International