ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2015 ел
сишәмбе

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Организация реабилитационного досуга инвалидов и граждан пожилого возраста посредством акватерапии» дип исемләнгән программа эшләп килә. Әлеге дәвалану чарасы юкка сайланмаган, акватерапия стресс хәленнән чыгару өчен еш кулланыла. Метод ярдәмендә психологик проблемаларны чишү җиңелләшә. 

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты  “Алтын яшь” активистлары белән берлектә балалар өчен “Урман һөнәрханәсе” дип исемләнгән күргәзмә оештырдылар. 

Балаларны яклау көне уңаеннан Питрәч районының “Шатлык” приютына бүләкләр һәм котлаулар белән кунаклар килде. “Ашан” хәйрия фонды һәм “Гаилә” халыкны социаль яклау үзәге  вәкилләре балаларга бәйрәм кәефе бүләк итте.  

Матур балачак бәйрәме 1 июнь көнне район үзәге Актанышта “Яшьлек” милли мәдәни үзәге каршындагы мәйданда “Һәрвакыт булсын кояш” исеме астында үтте. Бәйрәмне ачу өчен сүз алган Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова әлеге бәйрәм чарасына килгән балаларны котлап аларга уңышлар теләде.

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең “Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече “Не отнимай у себя ЗАВТРА” дип исемләнгән сәламәтлек дәресен уздырды. 

Зәй районының  “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре “Улыбка” балалар клубында тәрбияләнүчеләр өчен “Зыянлы гадәтләр планетасы” дип аталган чара уздырдылар. Әлеге чараның максатлары тискәре гадәтләрне булдырмау, сәламәт яшәүне пропагандалау. 

Бу көннәрдә Лениногорск районың “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы балалар өчен “Буяулар фейервергы” дигән бәйрәм оештырды. Чарада ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдән 30 бала катнашты.

Кичә Биектау районының Усад  урта белем мәктәбендә“Таттелеком” ААҖ вәкилләре Биектау районының “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ярдәме белән Баларны яклау көненә багышланган чара уздырдылар.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортның “Алтын яшь” волонтерлары  тәмәке тартуга каршы “Иркен сула” акциясен уздырдылар.

Бу көннәрдә Минзәләнең “Умырзая” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбия алучылар өчен сихри аланга сәяхәт оештырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International