Әлки районының “Забота” үзәге белгечләре Халыкара балаларны яклау көненә багышлап бәйрәм уздырдылар

2015 елның 2 июне, сишәмбе

Шушы көннәрдә балалар иҗат йортында Әлкинең “Забота” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре район мәдәният Йорты һәм мәгариф бүлеге белән берлектә   физик мөмкинлекләре чикле булган, аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен бәйрәм оештырганнар. Әлеге чарада 160 бала катнашкан.

Малайлар һәм кызлар тәм-томнар һәм компот белән сыйландылар, театральләштерелгән тамаша һәм зур концерт карадылар. Балаларга әлеге азык-төлекне А.Н. Хайруллин хәйрия фонды бирде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International