ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Казанда “Балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны профилактикалау өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне тарату һәм гамәлгә кертү” Республика ачык форумы узды. Әлеге форум кысаларында балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны профилактикалау буенча иң яхшы социаль-тернәкләндерү эшен оештыручы конкурсына йомгак ясалды.

 


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә Казан "Восхождение" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә спорт марафоны узды. Биредә "Серсо", "Кегли" (мини-боулинг), "Дартс" кебек уеннар тәкъдим ителде. Аерым игътибар "Бию дуэле" сәнгати-спорт юнәлешенә бирелде.

 

Кукмара "Тылсым" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар алдында Кукмара район үзәк хастаханәсе неврологы Фердинант Хафизов лекция белән чыгыш ясады.

 

"Передвижное анти-кафе "Һөнәри юнәлеш бирүче” проекты кысаларында Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 16 нчы мәктәп укучылары өчен "Татнефть – кадрлар әзерләү үзәге" өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесенә экскурсия оештырды.

 

Шушы көннәрдә Яр Чаллы "Чишмә" Халыклар Дуслыгы Йортында сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган чара узды.

 

Шушы көннәрдә Түбән Камада сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган чара узды.

 

Шушы көннәрдә Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре район музеенда сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган очрашу оештырды.

 

Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 31нче октябрьдә ата-аналар өчен «Әкияти могҗизаларга бай урман” исемле  ачык дәрес уздырылды.

 

Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагыларга чираттагы экскурсия оештырды. Бу юлы балалар “ТАТНЕФТЬ Бугульминский механический завод" ҖАҖында булып кайтты.

 

Шушы көннәрдә Зәйдә Республикакүләм "Киләчәккә билет" һөнәрләр турында иншалар конкурсының муниципаль турына йомгак ясалды. Әлеге чарада гомуми белем бирү оешмаларының 7-10 сыйныф укучылары катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International