ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елда беренче тапкыр эшсез гражданнар өчен һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри  укыту оештырыла, ул Россия Федерациясе законы нигезендә  картлык буенча иминият пенсиясе билгеләнгән һәм хезмәт эшчәнлеген башларга теләге булган гражданнар өчен оештырыла.

 

Шушы көннәрдә Менделеевск "Өмет Яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре туган якны өйрәнү музеенда сәяси репрессия корбаннарын искә алуга багышланган чара оештырды.

 


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәткәрләренә бурычларын кайтарды.

 

Кичә, 30 октябрь көнне, Казанда сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар. Чара Архангел зиратында башланып китте. Биредә җыелучылар корбаннарны бер минут тынлык белән искә алды.

 

Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсезлек күрсәтү һәм көч куллануны профилактикалау буенча иң яхшы социаль-тернәкләндерү эшен оештыру социаль программа конкурсында катнашты.

 

Гражданнар оборонасы айлык кысаларында Казан "Апрель" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә эвакуацияләү һәм коткару чаралары буенча укыту күнекмәсе узды.

 

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы “4 нче октябрь – "Халыклар бердәмлеге көне" дип исемләнгән тематик чара уздырды.

 

Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы 1 нче гомүми белем бирү мәктәбендә "Күңел лабиринты" дип исемләнгән китап буенча төркемле дәрес үткәрде.

 

Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "PROFF-навигатор" проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Әйтик, шушы көннәрдә Зәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары "Тормыш кыйммәтләре һәм һөнәр сайлау" кинолекториясендә катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International