Кукмара "Тылсым" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар алдында Кукмара район үзәк хастаханәсе неврологы Фердинант Хафизов лекция белән чыгыш ясады.
Бүлек мөдире Зуляра Гумерова сүзләренә килгәндә, әлеге лекциянең темасы булып "Инсультны профилактикалау" торды. Кунак җентекләп авыруның рискы, симптомы һәм профилактикасы турында сөйләде.