Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 31нче октябрьдә ата-аналар өчен «Әкияти могҗизаларга бай урман” исемле ачык дәрес уздырылды.
Балалар табигый материаллардан урман жәнлеге – керпене ясады. Көзге урман турындагы презентацияне карап, керпе тавышларын тыңлап, балалар үз “шедевр”ларын булдырды.