Казанда “Балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны профилактикалау өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне тарату һәм гамәлгә кертү” Республика ачык форумы узды. Әлеге форум кысаларында балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны профилактикалау буенча иң яхшы социаль-тернәкләндерү эшен оештыручы конкурсына йомгак ясалды.
Менделеевск "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының проекты “Ата-ананың җаваплылыгын формалаштыру” номинациясендә 1 урынны яулады.