Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясе оештырды

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагыларга чираттагы экскурсия оештырды. Бу юлы балалар “ТАТНЕФТЬ Бугульминский механический завод" ҖАҖында булып кайтты.

Балалар музейда булды, предприятие тарихы белән танышты. Шулай ук, экскурсия оештыручылар балигъ булмаганнарга газ сваркасы, фрезер, кисү станоклары эшләнеше белән дә таныштырды.

Чара ахырында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре җитештерү өлкәсендә ихтыяҗы зур булган белгечлекләр турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International