Шушы көннәрдә Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре район музеенда сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган очрашу оештырды.
Очрашудан соң Җиңү паркында һәйкәлгә чәчәкләр кую тантанасы узды.
Чара ахырында чәй табыны әзерләнде, бүләкләр тапшырылды.