"Передвижное анти-кафе "Һөнәри юнәлеш бирүче” проекты кысаларында Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 16 нчы мәктәп укучылары өчен "Татнефть – кадрлар әзерләү үзәге" өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесенә экскурсия оештырды.
Укучылар кадрлар әзерләү үзәгенең китапханә һәм музеенда булды. Шулай ук экскурсия оештыручылар балаларга заманча җиһазлар, уку тренажерлары белән урнаштырылган класслар һәм остаханәләр күрсәтте.
Экскурсия ахырында кадрлар әзерләү үзәге директоры Евгений Титанов чыгыш ясады. Ул үзенең профессиональ юлы, бүгенге көндә эшче һөнәренең мөһим булу турында сөйләде.
Моннан тыш, өлкән сыйныф укучыларына истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.