Шушы көннәрдә Зәйдә Республикакүләм "Киләчәккә билет" һөнәрләр турында иншалар конкурсының муниципаль турына йомгак ясалды. Әлеге чарада гомуми белем бирү оешмаларының 7-10 сыйныф укучылары катнашты.
Чираттагы аппарат киңәшмәсендә район башлыгы Рәзиф Кәримов конкурсның җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырды.