Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдән коррупциягә каралган мөрәҗәгать саны кимеде. Бу турыда "Татар-информ" мәглүмат агентлыгында узган конференциядә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров хәбәр итте.
Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре яшь тамашачы театрына экскурсия оештырды. Чарада социаль ярдәм күрсәтелгән 20 бала катнашты.
1 нче ноябрь көнне Яр Чаллы “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Рәмзия Гайнетдин кызы һәм психолог Мәдинә Мөһәмәт кызы “Көзге хисләр – көзге моңнар” дип исемләнгән чара үткәрде.
Питрәч “Шатлык” приютында “Кеше хокулары Әлифбасы” дигән программа буенча ачык дәрес үткәрелде. Социаль педагог Закалова балаларны “Кеше хокуклары декларациясе һәм “Конвенциясе” белән таныштырды.
Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Сәйдәш Нурлары" Балалар-музыкаль-эстетик студиясе программасы буенча чираттагы дәрес узды.
"PROFF навигатор" һөнәри юнәлеш бирүче проектын гамәлгә ашыру кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Дюймовочка" балалар бакчасында чираттагы чара үткәрде.
Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова “Ышанычка ачкыч” дип исемләнгән дәрес үткәрде. Чарада социаль хезмәттән файдаланучы гаиләдән 9-11 яшьлек балалар катнашты.
2016 елның октябрь аенда Казан дәүләт мәдәният институтының концертлар залында I Бөтенроссия "Чикләрсез сәнгать" иҗади гаилә конкурс-фестивале узды. Әлеге конкурсны оештырырга теләк белдерүче һәм идея белән илһамландыручы булып РФ һәм ТР халык артисткасы Венера Ганиева торды.
Профилактик чаралар кысаларында Алабуга “Яңа йорт” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту” дип исемләнгән чара узды.
Казанда “Балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны профилактикалау өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне тарату һәм гамәлгә кертү” Республика ачык форумы узды. Әлеге форум кысаларында балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны профилактикалау буенча иң яхшы социаль-тернәкләндерү эшен оештыручы конкурсына йомгак ясалды.