Түбән Камада сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган чара узды

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Камада сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган чара узды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта Түбән Кама сәяси, дини һәм социаль мәсләк буенча репрессияга дучар булган 178 кеше яши.

Чара сәгать 13.00дә тематик концерт программасы белән башланып китте. Катнашучылар алдында Түбән Кама районы ветераннар советы рәисе Григорий Китанов, Түбән Кама сәяси репрессияләрдән зыян күргән гражданнар иҗтимагый оешмасы рәисе Сытина Нина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Лилия Ахиятдинова һәм башкалар чыгыш ясады.

Барлык катнашучыларга Түбән Кама турында китаплар тапшырылды. Очрашу төшке аш белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International