Шушы көннәрдә Казан "Восхождение" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә спорт марафоны узды. Биредә "Серсо", "Кегли" (мини-боулинг), "Дартс" кебек уеннар тәкъдим ителде. Аерым игътибар "Бию дуэле" сәнгати-спорт юнәлешенә бирелде.
Чара ахырында жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләде, медальләр тапшырды. Моннан тыш, барлык катнашучылар да дипломнар алды.
"Хәрәкәт – ул тормыш. Спорт марфоны катнашучыларга якты тәэсир һәм онытылмаслык кичерешләр генә калдырды. Алда – яңа ачышлар һәм рекордлар!", – дип йомгаклады "Восхождение" үзәгенең социаль адаптация бүлеге мөдире Анна Баранова.