Май аенда Казан шәһәренең Мәскәү районыны Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә өч яшькәчә балалар ялында утыручы бер төркем хатын-кызлар, бюджет чаралары хисабына яңа һөнәр алу бәхетенә иреште.
«Веста» үзәгендә эшләүче социаль педагог Лилия Курбатова волонтерлар белән берлектә Түбән Кама шәһәре «Гаилә» паркында «Балачакны яклыйбыз» дип аталган мәгълүмати акция үткәрде. Чараның максаты: балаларга һәм яшүсмерләргә карата җәбер-золым, ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү хезмәте эшчәнлегенә халык игътибарын юнәлтү.
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган “Балачак бәйрәме” үтте.Чарада тернәкләндерү үзәгенең һәр кешесе катнашты. Бу бәйрәм һәрвакытта кызык һәм күңелле үтә.
31нче майда Волонтерлык елы уңаеннан «Изгелек» инвалидлар тернәкләндерү үзәгендә Марат Закиров җитәкчелегендә яшьләр клубы “Ника” активистлары социаль хезмәт алучылар өчен интеллектуаль уен - викторина уздырдылар.
2018 елның 30нчы маенда Спас интернат-йортында өлкән шәфкать туташы Ольга Кузнецова тарафыннан “Социаль пакет, ташламалар, хезмәт күрсәтү” темасына әңгәмә үткәрелде. Ольга Александровна социаль хезмәт күрсәтү тәртибе, ягъни хезмәт күрсәтү исемлеге, шартлары һәм күләме турында тагын бер тапкыр өлкәннәргә яхшылап аңлатып бирде.
Шулай ук бинаны җыештыру тәртибе, шәхси гигиена таләпләре, көндәлек режим, дөрес туклану турында искә төшерде. Түләүсез медикаментлар, медицина тикшерүе, вакцинация узу һәм кемнәр абсорбирующий киемнәр, ТСР чаралары (кресло-коляска, терәк таяклар, аяк-кул протезлары) һәм санатор-курорт дәвасы белән тәэмин ителергә тиешлеген аңлатты. Өлкәннәр күп файдалы мәгълүмат алдылар һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Яр Чаллы шәһәре “Кояшкай”а мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә "Бергә булдырабы!” чарасы узды. Проектта 56 инвалид бала һәм 13 ата-ана катнашты.
Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утрауы» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә мөмкинлекләре чикле балаларга аеруча игътибар бирелә. Бүгенге көндә районда 62 инвалид бала яши. «Участокта социаль хезмәт күрсәтү» һәм «Өйдә визит ясау» технологияләре уңаеннан аларга, төрле хезмәтләр күрсәтелә.
«Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре 31 майда Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районы ветераннар Советы утырышында катнашты.
Утырыш барышында үзәк белгечләре чакырылган затларны һәм Ветераннар Советы әгъзаларын социаль ярдәм күрсәтүнең төрләре, формалары белән таныштырды. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә кабул иткәндә кирәкле документлар, социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары, тарифлар турында мәгълүмат бирделәр.
Мобиль бригада - инновацион социаль технология, ул социаль хезмәтләр күрсәтү буенча өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга аларның яшәү урыны буенча гамәлгә ашырыла. Югары Осланның «Өмет утрауы» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә реализацияләнә. Мобиль бригадасының төп бурычы – ялгыз яки ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның, инвалидларның яшәү урыннарына бик кирәкле социаль хезмәтләрне максималь якынлаштыру. Белгечләр бригадасы социаль хезмәтләр аеруча кирәк булган еракта урнашкан авыл җирлекләрендә яшәүче өлкәннәр өчен формалаша.
Питрәчнең «Шатлык» приютында хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Мондый алым хезмәткә карата уңай караш тәрбияли, ди белгечләр.