Спас интернат-йортында гамле әңгәмә узды

2018 елның 1 июне, җомга

2018 елның 30нчы маенда Спас интернат-йортында өлкән шәфкать туташы Ольга Кузнецова тарафыннан “Социаль пакет, ташламалар, хезмәт күрсәтү” темасына әңгәмә үткәрелде. Ольга Александровна социаль хезмәт күрсәтү тәртибе, ягъни хезмәт күрсәтү исемлеге, шартлары һәм күләме турында тагын бер тапкыр өлкәннәргә яхшылап аңлатып бирде.

Шулай ук бинаны җыештыру тәртибе, шәхси гигиена таләпләре, көндәлек режим, дөрес туклану турында искә төшерде. Түләүсез медикаментлар, медицина тикшерүе, вакцинация узу һәм кемнәр абсорбирующий киемнәр, ТСР чаралары (кресло-коляска, терәк таяклар, аяк-кул протезлары) һәм санатор-курорт дәвасы белән тәэмин ителергә тиешлеген аңлатты. Өлкәннәр күп файдалы мәгълүмат алдылар һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International