Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утрауы» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә мөмкинлекләре чикле балаларга аеруча игътибар бирелә. Бүгенге көндә районда 62 инвалид бала яши. «Участокта социаль хезмәт күрсәтү» һәм «Өйдә визит ясау» технологияләре уңаеннан аларга, төрле хезмәтләр күрсәтелә.
Балалар яклау көнендә үзәк белгечләре әкият геройлары костюмнарында 19 инвалид баланың өйләрендә тамаша ясады. Районда үткәрелә торган мавыктыргыч тамашаларда узләренең авырулары хакында катнаша алмаган балаларның шатлыклы йөзләрен сүзләр белән генә җиткереп булмый, ди проект авторлары. Белгечләр тамаша барышында иганәчеләрдән баллы бүләкләр тапшырды һәм балаларга, шулай ук әти-әниләренә иң беренче чиратта сәламәтлек, юлларында күбрәк игелекле һәм якты кешеләр очравын һәм барлык теләкләренең тормышка ашуын теләде.
«Безнең балаларга булган гадел һәм ачык мөнәсәбәтегез һәм шундый күңелле сюрприз ясаганыгыз өчен сезгә тирән ихтирам белән рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә»,- ди дулкынланып инвалид бала әнисе Диана Колобова.