“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Балачак бәйрәме” чарасы

2018 елның 1 июне, җомга

 “Астра” тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган “Балачак бәйрәме” үтте.Чарада тернәкләндерү үзәгенең һәр кешесе катнашты. Бу бәйрәм һәрвакытта кызык һәм күңелле үтә.

Бу юлы да бәйрәм күңелле һәм матур җырлар белән башланып китте, “Төремкәй” дигән театральләштергән күренеш белән дәвам итте. Әкиятнең һәрбер герое балалар белән кызыклы, шаян уеннар үткәрде. Артистлар белән бергә балалар биеде, җырлады, уйнады. Бер бала да читтә калмады.

Бәйрәмдә башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Николаевна Рыбакова, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Викторовна Прохорова, даими спонсорлар Шаркад “Супер такси”дан кунаклар, “Прометей” да вәкилләр килде.

Балаларга кабартылган шарлар өләштеләр. Бу көн балаларга бик күп шатлык алып килде. Балаларны яклау көне ул күңелле бәйрәм генә түгел, ә барча олы кешеләргә балаларның хокукларын яклау һәм аларның бәхетле булуларын кайгыртуны да искә төшереп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International