Югары Осланда «Мобиль бригада» эшли

2018 елның 1 июне, җомга

Мобиль бригада - инновацион социаль технология, ул социаль хезмәтләр күрсәтү буенча өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга аларның яшәү урыны буенча гамәлгә ашырыла. Югары Осланның  «Өмет утрауы» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә реализацияләнә. Мобиль бригадасының төп  бурычы – ялгыз яки ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның, инвалидларның яшәү урыннарына бик кирәкле социаль хезмәтләрне  максималь  якынлаштыру. Белгечләр бригадасы социаль хезмәтләр аеруча кирәк булган еракта урнашкан авыл җирлекләрендә яшәүче  өлкәннәр өчен   формалаша.

2018 елның  5 ае эчендә Мобиль бригада белгечләре Югары Ослан муниципаль районында торак пунктларга 16 тапкыр  чыкты. Шуларның 12се планлы, 4се ашыгыч итеп оештырылды. Мобиль бригадасы   15 торак пунктта булды: (Мәйдан, Матюшино, Түбән Ослан, Коргуза, Киров ис. поселокта, Шеланга, Чулпаниха, Соболеское, Куралово, Макыл, Югары Ослан, Набережные Моркваши, Кызыл Байрак, Татар Мәмәтхуҗа авылларында), 121 өлкән яшьтәге гражданнарга   социаль-психологик, социаль-хокукый, социаль-педагогик, социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтелде.

 Бу елның 5 ае эчендә «Мобиль бригада» эшчәнлеге барышында    авыр тормыш хәлендә калган, чит кеше ярдәменә мохтаҗ 4 кеше ачыкланды. Бүгенге көндә  бу  4 кеше дә  үзәкнең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хәзмәт алучылар булып теркәлде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International