«Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре 31 майда Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районы ветераннар Советы утырышында катнашты.
Утырыш барышында үзәк белгечләре чакырылган затларны һәм Ветераннар Советы әгъзаларын социаль ярдәм күрсәтүнең төрләре, формалары белән таныштырды. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә кабул иткәндә кирәкле документлар, социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары, тарифлар турында мәгълүмат бирделәр.
Татарстанда тормышка ашырыла торган «Өлкән яшьтәге кеше өчен гаилә» проекты ветераннарда зур кызыксыну уятты. «Доверие» үзәге белгечләре проектның гамәлгә ашыру тәртибен яктыртты.
Чыгыш барышында «Доверие» үзәге белгечләренә бик күп сораулар бирелде. Утырыш азагында катнашучылар үзәк белгечләре яктырткан мәсьәләләрнең актуальлеген билгеләп үтте, алынган җаваплардан канәгатьлек белдерделәр. Барлык катнашучыларга үзәк эшчәнлеге турында буклетлар таратылды, контакт өчен телефоннар калдырылды.