“Кояшкай” үзәгендә авторобот шоуы

2018 елның 1 июне, җомга

Яр Чаллы шәһәре “Кояшкай”а мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә "Бергә булдырабы!” чарасы узды. Проектта 56 инвалид бала һәм 13 ата-ана катнашты.

30нчы майда узган бәйрәмдә  АНО СПН «Копилка доброты»  волонтерлары «Авторобот» шоу программасы күрсәтте. Балалар үзләре белән зур робот уйнаганга шатланды. Аның белән бергә биеде, күңел ачты. Бу шоу тамашачыларда бары уңай эмоцияләр тудырды, ди тәбиячеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International