ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстанда иҗтимагый-куркыныч хәлдә булып саналган һәм балигъ булмаган балалары булган гаиләләр яшәгән йортларда һәм фатирларда автоном янгын сүндерү кисәткечләрен урнаштыру буенча кисәтү хәрәкәте тәмамланып килә.

 


1
июнь, 2018 ел
җомга

1 июнь көнне Минзәләнең комплекслы социаль  хезмәт күрсәтү үзәге педагоглары О. Бывальцева һәм Н.Кудряшова  тарафыннан «Ангелина» кафесында балалар белән мастер-класс оештырылды.

 

Бүген  1 июнь  көнне  Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү  үзәгендә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

 

Балаларны халыкара яклау көнендә Менделеевскның «Берег Надежды» комплекслы социаль үзәгендә бәйрәм тантанасы оештырылды.

Биш көнлек хезмәт атнасында 10, 11, 12, 15, 16 һәм 17 июнь ял көннәре дип билгеләнә. 9 һәм 14 июнь көннәрендәге эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла.

1 июньдә Лаишта физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәкләренең Попечительләр советы утырышы булып узды.Чарада Татарстан дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт – Милосердие» депутат-хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Лаиш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан Мәдәният министрлыгы, тернәкләндерү үзәге вәкилләре катнашты.

Халыкара балаларны яклау көнендә һәрвакыт төрле чаралар  үткәрелә. Аларның төп максаты – балаларга игътибарны җәлеп итү.

 

 

 

Бөтендөнья Балалар яклау бәйрәмен Питрәч, Теләче дә билгеләп уздылар.  “Балачак бәйрәме”, “Мәрхәмәтлелек минуты бүләк ит!” чараларында балалар бик теләп катнашты.

 

Халыкара Балалар яклау көне уңаеннан Апасның «Рассвет»  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә рәсемнәр конкурсы узды. Чараны үзәкнең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагогы оештырды.

2018 елның 29 маенда Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгендә үз эшен оештырырга теләп эшсез гражданнарның бизнес-планнарын тикшерү буенча Эксперт шурасы утырышы узды.

Эксперт шурасына мәшгульлек үзәгеннән, Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хакимиятенең сәнәгый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм идарәсеннән, шулай ук ТР “Кама Арты”, ТРОО “Яшь эшмәкәрләр” шурасыннан вәкилләр керә.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International