31нче майда Волонтерлык елы уңаеннан «Изгелек» инвалидлар тернәкләндерү үзәгендә Марат Закиров җитәкчелегендә яшьләр клубы “Ника” активистлары социаль хезмәт алучылар өчен интеллектуаль уен - викторина уздырдылар.
Чараның максаты: кәеф күтәрү, үзләренең сәләтләрен һәм белемнәрен тормышка ашыру, уен барышында бер-берсенә ярдәм күрсәтү, коллективта эшли белү мөмкинлекләрен арттыру иде. Волонтерлар бу уенны Халыкара балаларны яклау көненә багышлады. Уенның беренче өлешендә Лев Толстойның: «Балачак», «Яшүсмер», «Яшьлек» әсәрләре буенча викторина сораулары кулланылды, икенче өлешендә биремнәр буенча язучының әкиятләрен сөйләделәр.
Чара ахырында жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләде, командаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм гомуми фотога төштеләр.
Волонтерлар социаль хезмәт алучыларга бөек казанышлар калдырган рус язучысының тормыш юлы һәм иҗаты турында бәян иттеләр. Уенда катнашучылар аларга эчтәлекле интеллектуаль уен-викторина үткәргәннәре өчен рәхмәтләрен белдерде. Чарада 43 кеше катнашты.