«Веста» үзәгендә эшләүче социаль педагог Лилия Курбатова волонтерлар белән берлектә Түбән Кама шәһәре «Гаилә» паркында «Балачакны яклыйбыз» дип аталган мәгълүмати акция үткәрде. Чараның максаты: балаларга һәм яшүсмерләргә карата җәбер-золым, ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү хезмәте эшчәнлегенә халык игътибарын юнәлтү.
Акциягә әзерләнү барышында балаларны тәрбияләү ысуллары буенча сораулар тупланды. Ышаныч телефоннары эшчәнлеге турында белешмәлекләр ясалды. Акция вакытында респондентларның яртысы физик җәзага тискәре карый, бер кеше уңай җавап бирде, калганнары билгеләп үткәнчә, вакыт-вакыт мондый чараларны тәрбия максатларында кулланырга кирәк икән, дип саный. Тормышта авырлыклар туса, сораштырылучыларның күбесе ярдәм сорап туганнарына, дусларына мөрәҗәгать итә яисә аларны мөстәкыйль чишә. Тәрбия сорауларын мөстәкыйль рәвештә яисә әти-әниләре белән киңәшләшеп хәл итүчеләр күбрәк, сораштыручыларның бик азы гына психологка мөрәҗәгать итә. Ышаныч телефонының барлыгын күбесе белә, тик аның номерын белүчеләр генә бик сирәк. Шулай ук волонтерлар кешеләргә ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү хезмәте эшчәнлеге турында сөйләдел. Казан һәм Түбән Кама Бөтенроссия түләүсез ышаныч телефоны турында ясалган белешмәлекләр тапшырылды.
Акция барышында 42 белешмәлек таратылды.