Питрәчнең «Шатлык» приютында хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Мондый алым хезмәткә карата уңай караш тәрбияли, ди белгечләр.
Дөрес оештырылган хезмәт хезмәтне яратуны формалаштыра. Приютта тәрбияләнүчеләр үзләренең тәрбиячеләре Ибрагимова И.П. белән яшелчә һәм чәчәк үстерә. Мондый шөгыль балаларга бик ошый. Балалар җәй айларында бакчада су сибә, чүп утау белән дә мәшгуль була.