1988 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 31 майны Бөтендөнья тәмәкесез көн дип игълан итте. Әлеге уңайдан Татарстан районнарында эшләп килүче социаль тернәкләндерү үзәкләре һәм интернет-йортларда чаралар оештырылды.
2018 елның 30 маенда Теләченең “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре авылларга сәфәр чыкты. Үзәк һәрдаим көндәлек эшләрдә ярдәм күрсәтүче мобиль бригада белән Югары Кибәхуҗа һәм Трөк-Тямти авылларында булып кайтты.
Биектау районының «Өмет» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге авылга чыгуны оештыра.
Үзәктә тәрбияләнүче мөмкинлеге чикле балалар тәрбияләүче әти-әниләр өчен айга бер мәртәбә төбәкара иҗтимагый оешма юристы белән очрашу уздырыла. Очрашуда әти-әниләр квалификацияле юридик ярдәм ала. Юрист мөмкинлеге чикле балаларның хокуклары, ирекләре, гариза язу үрнәге, торак мәсьәләләсен хәл итү, пенсия хокуклары турында киңәшләрен бирә. 2018 елның 31 май көнендә “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырабыз” республика проекты уңаеннан юрист белән чираттагы очрашу булды.
29нчы майда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән Әлмәт дәүләт нефть институтының һөнәри юнәлеш бирү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү һәм укуны тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча проректор белән очрашу булып узды.
Зәйнең мәшгульлек үзәге белгечләре «Зәй металл конструкцияләр заводы»нда хезмәт кануннары турында мәгълүмат бирделәр.
Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Виртуаль туризм. Дөньяда тылсым бар» дигән программа эшли.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен "Асылташ" социаль приютында, һәр баланың характердагы үзенчәлекләрен һәм акыл сәләтләрен ачыклау өчен «Коос шакмаклары» методикасын кулланалар. Бу тест биш яштән өлкән балалар белән үткәрелә.
Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәре булган, авырлыктан курыкмаган, эш яраткан кеше, үзен иң бәхетле кеше дип саный ала. Һөнәр сайлаганда кеше үз язмышын сайлый. Сайлаган һөнәрегез үзеңә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.
Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреңдениесендә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе буенча өлкән инспектор Г.Гатин катнашында киңәшмә булды.