ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

“Социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар һәм инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында” ТР Законы, «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә урнаштыру өчен хезмәт урыннарын квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау турында» ТР Министрлар Кабинеты карары һәм «ТР территориясендә урнашкан эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләү турында» Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының карары нигезендә оешмаларга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләнә.

22 июньдә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсен көйләү буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре буенча чираттагы Координацион совет утырышы булып узды.


22
июнь, 2018 ел
җомга

"Хәтер шәме" россиякүләм акция  Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар рухына багышлап оештырыла. Әлеге акциядә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы оешмалар  да катнаша.

 

 

Россиядә 22 июньдә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Республиканың социаль үзәкләрендә дә бу дата уңаеннан чаралар, очрашулар оештырыла.

 

 

 

22 июнь Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә 8 эш бирүче белән очрашу узды. Аларга 2018 елда бик мохтаҗ инвалид һәм гражданнарны эшкә урнаштыру буенча квота билгеләнгән иде. 

Питрәч муниципаль районында  өлкән яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны,  инвалидларны үзләрен мөстәкыйль рәвештә тәэмин итеп яшәүләрен ачыклау максатыннан өйләренә барып теркәү уздырылды.

 

22 июнь көнне  Балтач район үзәк хастаханәсендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  “Наз” психологы Гүзәл Зиһаншина  йөкле хатыннарга  “Бәхетле әни” дип исемләнгән  психологик тренинг үткәрде.

 

18нче июнь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында, тәрбияче А.Даулетзянов җитәкчелегендә «Футбол, футбол…» исемендәге мини-футбол үткәрелде.

 

 

 

21нче июндә  Менделеев муниципаль районының " Берег надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгына әзерләнү буенча "Туган якның тарихы"  исемле күргәзмә  оештырылды.

 

22 июнь - хәсрәт, күз яше һәм өмет белән сугарылган көн. Бу дата һәркемгә таныш, чөнки 1942 елда Бөек Ватан сугышы башланган. Меңләгән гомерләрне урлаган, меңләгән язмышларның астын-өскә китергән бу көн, илебездә Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International