18нче июнь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында, тәрбияче А.Даулетзянов җитәкчелегендә «Футбол, футбол…» исемендәге мини-футбол үткәрелде.
Уенның максаты : балаларны сәламәт яшәү рәвешенә күнектерү, физик һәм психик яктан тәрбияләнүчеләр сәламәтлеген үстерү, ныгыту һәм аларның футболга кызыксынуын арттырыру.
Футбол чыдамлык белән мускулны гына түгел, ә хәтта характерны, фикерләүне һәм коллектив белән сүзсез генә уртак тел табарга өйрәтә.
Балаларга футбол уйнарга бик ошый һәм җәй көне без ешрак уйнатырга тырышабыз, ди тәрбиячеләр.