Татарстанда Хәтер һәм кайгы көне чаралары оештырылды

2018 елның 22 июне, җомга

Россиядә 22 июньдә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Республиканың социаль үзәкләрендә дә бу дата уңаеннан чаралар, очрашулар оештырыла.

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “22 июнь – хәтер һәм кайгы көне” чарасы үтте.Тәрбиячеләр Кашеварова Светлана һәм  Самойлова Гөлчәчәк истәлекле дата уңаеннан “22 июнь – хәтер һәм кайгы көне” дигән презентация формасында танып – белү чарасы уздырдылар. Чараның максаты балаларның тарихи белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү, безнең армиянең батырлыгын якты мисал китереп балаларда патриотик хисләр тәрбияләү. Чара Левитан тавышыннан башланып китте, анда сугыш башлануы турында әйтелде.

Презентация барышында балалар Совет халкының авыр тормышы турында, шулай ук фашистлар белән көрәштә үз гомерләрен биргән яшь геройлар турында белделәр. Чара ахырында балалар “Орленок” фильмнан кадрлар карады, балалар үз халкы өчен горурлык хисе кичерделәр. Чара бер минутлык тынлык белән тәмамланды.​ Чарада 40 мөмкинлекләре чикләнгән бала, 8 әти – әни  һәм 4 үзәк хезмәткәре катнашты.

1941 елның 22 июне иң кайгылы көннәрнең берсе – Хәтер һәм кайгы көне - сугыш башланган көн. Бу көн сугышларда үлгән, фашист коллыгында газапланган, тылда ачлык һәм мохтаҗлыктан вафат булган барча кешене искә төшерә. Сугыш алып килгән хәсрәтне бәяләү мөмкин түгел. Ватаныбыз иреге өчен сугышта һәлак булучыларга мәңгелек дан!

2018 елнын 22 июнь көнендә,  «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, үзәктә исәптә торучы балалар белән сугыш турында кино карады. Балалар белән “Хәтер һәм кайгы көне” дип аталучы әңгәмә үткәрделәр.

Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек уңаеннан «22 июнь – кайгы hәм  хәтер көне” дигән чараны  Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова  да оештырды.

Әлеге чара, Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының батырлыкларын хәтердә саклап калу hәм мәңгеләштерү максатыннан уздырылды. Чара, социаль хезмәт алучының компьютер сыйныфында төзегән “Кайгы hәм  хәтер көне” дигән  слайд – презентациясе белән башланды.   Катнашучылар,1941 – 1945 еллардагы сугыш чорында, өлкән буын якыннарының кичергән барлык фаҗигаләрен искә төшерде.

ДДН «Родник», ДК «Эврика» солисты Владимир Голубь һәм Джаз оркестры «Визит» солисты  Рания Имамееваның чыгышы  һәм аларның сугыш турындагы җырлары, миллионлаган өзелгән гомерләрне, ятим калган  балаларны яңадан күз алдыннан кичерергә  мөмкинлек бирде.

Чараның яхшы нәтиҗәсе булып, тамашачыларның белгечкә - чара өчен, Дениска слайд - презентация һәм артистларга - «Краскалар турында баллада», «Исемсез биеклектә», «Землянкада», «Эх, юллар», «Кайту» дигән җырлары өчен рәхмәт белдерде. Чарада 23  социаль хезмәт алучы катнашты.

22 июньдә социаль “Маяк” үзәгендә социаль хезмәткәре буенча Елена Ризатдинова катнашында Бөек Ватан сугышына багышланган әнгәмә булып узды. Үзәктә яшәүчеләр сугышта катнашкан геройларны искә алдыл, җырлар тыңлады. Теләкләре булганнар сугыш Мемориал тактасына юнәлделәр. Максат: сугыш кырында ятып калганнарны искә алу, Мемориал тактасына чәчәкләр салу, ди проект авторлары.

Арча “Өмет чаткысы” балаларны  тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырабыз”  республика проектын тормышка ашыру эше дәвам итә.  Шул уңайдан балалар Җиңү паркында булды. Алар белән очрашуга хәрби комиссариаттан отставкадагы офицерлар Нуриәхмәтов Булат,  Гәлимҗанов Гәбделфәрт һәм Җаббаров Раят Равил килде. Алар балалар алдында авыр сугыш елларын, совет халкының батырларча җиңүне алга китерүен, бик күп халыкларның һәлак булуын сөйләде. Соңыннан балалар һәйкәлгә чәчәкләр куйды, искә алып ак шарлар очырттылар, бер минутлык тынлыкта басып тордылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International