Кукмарада Хәтер көне

2018 елның 22 июне, җомга

22 июнь - хәсрәт, күз яше һәм өмет белән сугарылган көн. Бу дата һәркемгә таныш, чөнки 1942 елда Бөек Ватан сугышы башланган. Меңләгән гомерләрне урлаган, меңләгән язмышларның астын-өскә китергән бу көн, илебездә Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. 

Кукмара районының "Милосердие" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Хәтер көненә багышланган чара узды. 

Балаларга фашизм китергән михнәтләр турында бәян иттеләр. Совет радиосында шул елларда яңгыраган яңалыкларны тыңлаттылар. Әңгәмә азагында балалар "Һәрвакыт кояш булсын!" дигән плакат ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International