Бөгелмәдә инвалидларга эш бирүчеләр тикшерелә

2018 елның 22 июне, җомга

22 июнь Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә 8 эш бирүче белән очрашу узды. Аларга 2018 елда бик мохтаҗ инвалид һәм гражданнарны эшкә урнаштыру буенча квота билгеләнгән иде. 

Түгәрәк өстәл барышында эш бирүчеләргә инвалидларның эш урыннарында хилафлыклар булмаска тиешлеге турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук эш бирүчеләргә төрле кирәкле киңәшләр дә бирелде. 

Моннан тыш коллектив килешүләрендә яшь гаиләләргә, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә, тулы булмаган гаиләләргә дә игътибар бирелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International