Питрәч муниципаль районында өлкән яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны, инвалидларны үзләрен мөстәкыйль рәвештә тәэмин итеп яшәүләрен ачыклау максатыннан өйләренә барып теркәү уздырылды.
Социаль хезмәткәрләр һәм социаль эш буенча белгечләр, хуҗалыгында үзе генә теркәлгән 70 яшьтән өлкәнрәк 462 гражданны ачыклады. Эшче төркемнең чыгуы график нигезендә гамәлгә ашырылда.
Сораштыру барышында белгечләр өлкәннәрнең үз-үзләрен тәэмин итеп тора алулары, чит кеше ярдәме кирәкме икәнен белешеп, аларга хезмәткәр ярдәме тәкъдим итте.
Ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә хезмәт турында информация бирү, өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенә яңа социаль ярдәм алучыларны табу - бу эшнең нәтиҗәсе булып тора.