"Хәтер шәме" россиякүләм акция Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар рухына багышлап оештырыла. Әлеге акциядә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы оешмалар да катнаша.
Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында “Хәтер көне” нә багышланган чара 22нче июнь көнне оештырылды. Биредә балалар белән берлектә “Без тынычлык өчен” дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырылды. Балалар бу акциядә бик актив катнаштылар.
Лениногорск «Исток-Башлангыч» социаль хезмәткәрләре волонтерлар белән бергә “Хәтер шәме” акциясенә кушылды. Һәр бер йортта шәм яндырдылар. Һәлак булганнарның истәлегенә бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр. Сугышта катнашкан ветераннарга зур игътибар бирелде. Аларга балалар шигырьләр сөйләде. Ветераннар үзләренең хәтирләре белән уртаклашты.
22 нче июнь - Россия тарихында иң фаҗигале көннəрнең берсе. Дүртьеллык коточкыч Бөек Ватан сугышында 30 млн га якын совет кешесенең гомере өзелде. Əлбəттə, мондый масштабтагы фаҗигале вакыйганы Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында яшəүче өлкəннəр дə игътибарсыз калдыра алмады. Алар шəһəр митингына килеп, Бөек Ватан сугышында үлгəннəрне бер минут тынлык белəн искə алды һəм һəлак булган сугышчыларга багышланган һəйкəлгə чəчəклəр куйдылар. Хəтер һəм кайгы көне алдыннан интернат-йорт хезмəткəрлəре "Хəтер шәме" бөтенроссия мемориаль акциясендə катнашканнар иде.