Балтачның "Наз" үзәге булачак аналарны кайгырта

2018 елның 22 июне, җомга

22 июнь көнне  Балтач район үзәк хастаханәсендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  “Наз” психологы Гүзәл Зиһаншина  йөкле хатыннарга  “Бәхетле әни” дип исемләнгән  психологик тренинг үткәрде.

Әлеге үзенчәлекле чараның төп максаты: булачак әниләрне  бала тудырырга  һәм аны тәрбияләүгә  психологик яктан  әзерләү. Очрашуда барлыгы 12 хатын-кыз катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International