Хезмәт хакы буенча бурычларны кайтару мәсьәләсе Координацион советта каралды

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

22 июньдә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсен көйләү буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре буенча чираттагы Координацион совет утырышы булып узды.

Координацион совета Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Тикшерү идарәсенең тикшерү комитеты, Татар транспорт прокуратурасы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе һ.б катнашты.

Утырышта республиканың сигез оешмасында хезмәт әҗәтләре турында, салым һ.б. турында фикер алыштылар. Әлеге предприятиеләр Координацион совет һәм бурычларын түләү буенча ведомствара территориаль комиссияләр контролендә калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International