"Берег надежды" үзәгендә ТАССРга багышланган күргәзмә

2018 елның 22 июне, җомга

21нче июндә  Менделеев муниципаль районының " Берег надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгына әзерләнү буенча "Туган якның тарихы"  исемле күргәзмә  оештырылды.

Чараның максаты: туган якның тарихын һәм халыкның гореф-гадәтләрен саклап калу, кызыксынуны арттыру, ди проект авторлары.

Күргәзмә оештыру  өчен өлкән яшьтәге гражданнар ТАССР чорыннан сакланган  истәлекле китапларны, гәҗитләрне, рәсемнәрне, сүрәтләрне тапшырдылар. Күргәзмәне караучылар аңа югары бәя бирде һәм күпчелеге экспонатлар фонында фотога төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International