Министрлык инвалидларга эш урыннары бүлеп бирү йә булдыру турында мәгълүмат бирү кирәклеге турында искә төшерә

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

“Социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар һәм инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында” ТР Законы, «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә урнаштыру өчен хезмәт урыннарын квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау турында» ТР Министрлар Кабинеты карары һәм «ТР территориясендә урнашкан эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләү турында» Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының карары нигезендә оешмаларга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләнә.

Агымдагы елның апрель аенда Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре суд районының 24 нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы «Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности по художественно-эстетическому направлению развития воспитанников № 95 «Балкыш» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдирен РФ КоАП 19.7 статьясы белән каралган административ хокук бозуда гаепле дип танырга дигән карар чыгарды. Хокук бозучыга штраф рәвешендә административ җәза билгеләнә.

Шул исәптән Министрлык мәҗбүри тәртиптә үз вакытында инвалидларга эш урыннары бүлеп бирү йә булдыру турында мәгълүмат бирү кирәклеге турында искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International