ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

30 июньдә “Наркотикларсыз тормыш” республика күләмендә оештырыла торган наркоманиягә каршы акция төгәлләнәчәк.

22 июньдә Менделеевск муниципаль районында тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Тантаналы рәвештә узган чарада  «Камские зори» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр дә катнашты. 

28 июньдә Түбән Каманың мәшгульлек үзәгендә вакансияләр мини-ярминкәсе оештырыла. Эш урыннары эзләүчеләргә түбәндәге һөнәрләр буенча хезмәт урыннары тәкъдим ителәчәк: йөк төяүче, табиб-педиатр, ишегалды җыештыручы, бишенче разрядлы токарь, электромонтер электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча  буенча , закройщик, лаборант һ.б.

Сабаның Иске Икшермә авылында урнашкан «Тургай» приютында тәрбияләнүче балалар 22 июнь көнне «Хәтер шәме» дигән акциядә катнашты.

 

                                

2018нче елның 22 июнь көнне Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шәһәрдән читтә урнашкан «Жемчужина» сәламәтләндерү лагерендә Республиканың «Йолдызлы десант» палаткалы лагерендә булды.

 

Аксубайның "Мечта" приютында "Наркотикларсыз тормыш" дигән акция уңаеннан "Юк, дип әйтергә өйрән", дип аталучы чара оештырылды. Чарада приютта тәрбияләнүчеләр катнашты.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

 2018 ел башыннан  Әлмәтнең халыкны  эш белән тәэмин итү үзәгендә 1028 граждан  теркәлгән. 25 июньгә үзәктә  теркәлгән эшсезләр саны 794 кешене тәшкил итә.

 

 

 

 Узган ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин «Балачак унъеллыгы» милли пректын тормышка ашыруны игълан итте. Аның уңаеннан, яшь гаиләләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча, берничә тәкъдим кертелде.

Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә. Агымдагы елның 17нче июненә булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу өчен айлык акчалата түләү республиканың1932 анасына билгеләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International