ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген, 6 мартта, үзенең 95 яшен Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков билгеләп үтә. Аны юбилее белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да котлады.

Зәй районында «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында Зәй политехник көллиятен тәмамлаучылар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. «Карьера башы–2023» чарасы «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә оештырылды.

Казанның «Восхождение» инвалидларны реабилитацияләү үзәге хатын-кызларны тернәкләндерү проектын тормышка ашыра. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан тернәкләндерү үзәге кызлар өчен кызыклы программа оештырды.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар «Яз бәйрәме» концерт программасы белән Алабуга психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортка кунакка килделәр.

3 февральдә Бөгелмә шәһәрендә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Хокукый белем иленә сәяхәт» дигән хокукый сәгать үткәргәннәр. Чараның максатлары – үсеп килүче буында хокукый үзаңны үстерү, хокукый культура һәм белемнәр формалаштыру.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган музыкаль бәйрәм узды.

3 мартта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова инвалидлар эшләре буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссиянең инвалид яшьләрне социаль интеграцияләү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышында катнашты.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле яшьләрнең компьютер грамоталылыгын формалаштыру дәресләре өчен компьютер сыйныфында укулар дәвам итә. Чаралар «Границ.Нет» компьютер грамоталылыгы нигезләре мәктәбе» проекты кысаларында үткәрелә. Ул гражданлык җәмгыятен үстерүгә республика гранты акчаларына тормышка ашырыла.


3
март, 2023 ел
җомга

Балалар ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән республика реклама-мәгълүмати кампаниясен уздыру кысаларында Менделеевск муниципаль районында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Ярдәм ресурсы буларак ышаныч телефоны» дигән акция уздырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International