«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә хокукый дәресләр үткәрелә

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

3 февральдә Бөгелмә шәһәрендә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Хокукый белем иленә сәяхәт» дигән хокукый сәгать үткәргәннәр. Чараның максатлары – үсеп килүче буында хокукый үзаңны үстерү, хокукый культура һәм белемнәр формалаштыру.

Чара кысаларында балалар төп хокук терминнары, Бала хокуклары турында конвенциядә бәян ителгән хокуклары белән таныштылар. Алган белемнәрен ныгыту өчен, балалар әкиятләр дөньясына сәяхәткә чыктылар һәм әкият вакыйгаларын хокук күзлегеннән карадылар. Тәкъдим ителгән һәр әсәрдә нинди геройларның хокуклары теге яки бу тискәре персонажлар тарафыннан бозылуын ачыкларга тырыштылар. Очрашу форматы уен формасында балалар хокукларын яклау һәм саклау буенча төп документлар белән танышырга мөмкинлек бирде.

Соңыннан балаларга ышаныч телефоны турында искә төшерделәр, аның буенча авыр хәлдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International