«Восхождение» үзәге реабилитантлар өчен бәйрәм алды программасы оештырды

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Казанның «Восхождение» инвалидларны реабилитацияләү үзәге хатын-кызларны тернәкләндерү проектын тормышка ашыра. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан тернәкләндерү үзәге кызлар өчен кызыклы программа оештырды.

Кече бизнес һәм эшкуарлык колледжы студентлары үзәктә тернәкләнүче хатын-кызларның образлары өстендә эшләделәр. 8 Март хөрмәтенә аларга язгы макияж ясадылар, шулай ук чәчләрен матур итеп тарап куйдылар.

Моннан тыш, кызларга үзләрен кабул итү буенча психологик тренингта катнашу мөмкинлеге дә бирелде. Катнашучылар психолог җитәкчелегендә хисләр белән идарә итәргә, аларны дөрес аңлатырга, шулай ук үзләренең уңай һәм тискәре сыйфатларын бәяләргә өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International