Зәй районында «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында Зәй политехник көллиятен тәмамлаучылар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. «Карьера башы–2023» чарасы «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә оештырылды.
Вакансияләр ярминкәсендә районның иң эре оешмалары катнашты: «Татэнерго» АҖ филиалы – Зәй ГРЭСЫ, «Аккурайд уилз Руссия» ҖЧҖ, «Татнефтедор» ҖЧҖ филиалы – Зәй автомобиль юллары идарәсе, «Зәй крекеры» кондитер фабрикасы» ҖЧҖ, «Союз-Агро» ҖЧҖ, «Восток» агрофирмасы, «Зәй» агрофирмасы. Чарада 90нан артык студент катнашты.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры укучыларга күрсәтелә торган хезмәтләр, актуаль проектларда һәм программаларда катнашу мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирде. Шулай ук мәшгульлек хезмәте белгечләре студентларга эш эзләүне нәрсәдән башларга, резюмены ничек дөрес төзергә һәм әңгәмәгә әзерләнергә кирәклеге турында сөйләделәр. Моннан тыш, көллият укучылары «Россия эше» Бөтенроссия вакансияләр һәм резюмелар базасы мөмкинлекләре турында белделәр, «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында һөнәри укулар узу мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар.
Эш бирүчеләр докладлар һәм презентацияләр белән чыгыш ясадылар, көллият укучыларына җитештерү структурасы, процесслары, даими һәм вакытлыча эш урыннары, хезмәт шартлары, хезмәт хакы, иҗтимагый тормыш һәм оешма-предприятиеләрдәге социаль гарантияләр турында сөйләделәр.
Чараның икенче өлешендә потенциаль эш бирүчеләр белән шәхсән танышу һәм аралашу мөмкинлеге бирелде. Чарада катнашучылар эш бирүчегә үзләрен кызыксындырган сорауларны турыдан-туры бирә алдылар.
«Без студентларны практикага чакырабыз, үзебезнең белгечлек буенча укулар уздырачакбыз һәм көллиятне тәмамлаучыларны коллективка кабул итәргә шат булачакбыз», – дип билгеләп үтте «Зәй крекеры» кондитер фабрикасының кадрлар буенча белгече.
Шулай ук студентларга эш бирүчеләрнең һәм мәшгульлек үзәгенең тарату материаллары тәкъдим ителде.