Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле яшьләрнең компьютер грамоталылыгын формалаштыру дәресләре өчен компьютер сыйныфында укулар дәвам итә. Чаралар «Границ.Нет» компьютер грамоталылыгы нигезләре мәктәбе» проекты кысаларында үткәрелә. Ул гражданлык җәмгыятен үстерүгә республика гранты акчаларына тормышка ашырыла.
Дәресләрдә укучылар яңа программаларны үзләштерәләр, текст җыярга, презентацияләр ясарга, график редакторларда рәсем ясарга өйрәнәләр, ТР Дәүләт хезмәтләре порталы белән танышалар. Социаль эш буенча белгечләр ярдәме белән балалар виртуаль экскурсияләр ясыйлар, Интернетта кирәкле мәгълүматны эзләү күнекмәләрен камилләштерәләр.
«Сәламәтлек чикләнгән кешеләр өчен компьютер грамоталылыгын укыту бик мөһим, бу – тормышта мөстәкыйль булу мөмкинлеге», – дип билгеләп үтә гражданнарны укытуда һәм социализацияләүдә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер белгечләр.