«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршында эшләп килүче «Алабуганың көмеш волонтерлары» отряды активистлары «Ветераннар – Татарстан халыкларының милли мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклаучылар» республика халык иҗаты конкурсының муниципаль этабында катнашу өчен өйдә социаль хезмәтләр алучы өлкәннәрне җәлеп итү инициативасы белән чыктылар.
6 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә кулларның вак моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән мастер-класс узды. Социаль хезмәт алучылар кәгазьдә чигәргә өйрәнделәр.
Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт алучысы Өммениса Һадиева үзенең 107 яшен билгеләп үтте.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хатын-кызлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды. Алты эш бирүче төрле эш графигы һәм хезмәт хакы дәрәҗәсе 50 000 сумга кадәр булган вакансияләр тәкъдим иткән. Тәкъдим ителгән эш урыннары арасында табиб-терапевт, табиб-педиатр, табиб-невролог, фельдшер, кондитер, икмәк пешерүче, технолог, укладчик-упаковщик, лаборант һ. б. бар иде.
Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Инна Нурмиева «Узебезнең традицияләрне хөрмәт итәбез» дигән мәгълүмати-танып белү чарасы уздырды.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Ирина Баринова 6 март көнне «Әниләр-кызлар» дигән бәйрәм чарасы уздырды.
Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр булган эш көненең яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими (РФ Хезмәт кодексының 95 ст. 1 өл.).
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
6 март көнне Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Актүбә мәдәният йорты артистлары катнашында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
5 март көнне Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Марина Сәгыйдуллина «Минем дустым – Интернет» дигән рәсем конкурсы уздырды. Чара балаларның интернет-грамоталылыгын арттыруга, Интернеттан һәм мобиль элемтәдән куркынычсыз файдалану күнекмәләрен үстерүгә, шулай ук укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.