Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр булган эш көненең яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими (РФ Хезмәт кодексының 95 ст. 1 өл.). Шулай итеп, 7 мартта эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскартыла.